Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Яшәү, үлем – мизгел

Фани дөнья бары мизгел генә...

Туктал, мизгел, калдыр хәтереңдә
Ап-ак кардан туган ал таңны!
Яңа туган сабый биләүсәдә
И танырга тели дөньяны!
Күрче, мизгел, нинди татлы гомер!
Дүрт фасылы елның бүләккә.
Сөю ташкан язлар җанга тула,
Алтын көзләр тама йөрәккә.
Туктал, мизгел, тыңла, ишетәсеңме?!
Өзелеп төште сары көз мәле. –
Соңгы алма, соңгы яфрак булып...
Сагыш тулы көзнең күзләре.
Көзләр өзелгәндә соңгы кылы
Өзелдеме әллә йөрәкнең?
«Яшәде!» дип язып куйчы мизгел,
«Китте...» диеп язма, кирәкми.
***
Фани дөнья бары мизгел генә,
Бакыйлыкның ничә фасылы?
Күрче, мизгел, бары синдә икән
Яшәү белән үлем асылы.

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев