Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Яратудан куркам!

Яратудан куркам! – дидем, Моны бит мин әйттем! Кайтавазлар кушылды да Сүзләремне меңәйтте.

Яратудан куркам! – дидем,

Моны бит мин әйттем!

Кайтавазлар кушылды да

Сүзләремне меңәйтте.

Белсәң иде авырлыгын,

Куркуны җиңалмадым.

Ялгызлыкның диңгезендә

Тагын берүзем калдым.

Яратудан куркам, диеп,

Берүк әйтә күрмәгез.

Ятим, ялгыз көймә белән

Тирән суга кермәгез.

Ә мин менә парсыз ишкәк

Белән дәрьяга чыктым.

Арыдым да талчыктым.

...Яратудан курыктым. Их...

 

"КУ" 01, 2019

Фото: pixabay.com

Теги: шигырь шигърият яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев