Ялгызлык

Ялгызлыкның була микән язы,
Җәе, кышы, алтын көзләре?
Аз булса да бармы икән назы,
Нинди була икән йөзләре?
Бу сорауга җавап күптән эзлим,
Тилеләнеп, ярсып, хис тулып...
Сизми калам – хисләр чыга ташып,
Шигъри юллар, яңа җыр булып.
Эзли торгач җавабын да белдем –
Тамчыдан да савыт тулуын.
Парлы булгач кына аңлыйсың ул
Ялгызлыкның нинди булуын.
"КУ" 06, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз