Ялгышма

Түбә кыегыннан тамган тамчы,
Яз дип уйлап, зинһар, ялгышма!
Керфегемнән тамган елмаюны
Син күтәреп алма ялгыш та…
Язга таба кояш якты була
Һәм алдалый иләс күңелне,
Чегән кызы кебек карашыма
Корбан итә күрмә үзеңне…
Язда туган җаным, язның ише –
Мәңге китмәс кебек җилкенә…
Тик ышана күрмә сүзләремә,
Күңелем бары язгы җил генә…
Фәрдилә Яр
"КУ" 04, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз