Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Якты хатирә

Мич алдында әнкәй коймак туглый, Йөзләрендә – учак шәүләсе. Ак яулыгы, алсу алъяпмасы –  Нурда йөзә бөтен гәүдәсе.

Мич алдында әнкәй коймак туглый,
Йөзләрендә – учак шәүләсе.
Ак яулыгы, алсу алъяпмасы – 
Нурда йөзә бөтен гәүдәсе.

Изге догаларын укый-укый 
Коймак туглый... Чыжлый табасы... 
Өйдә рәхәт... Җылы... 
Шул халәттә Гомерлеккә килә каласы!..

Тәлинкәдә тимгел-тимгел коймак, 
Өстәлләрнең тора түрендә! 
Авызларда эрер, ул тәмнәре,
Ул исләре һаман күңелдә!..

...Үткәннәрнең якты хатирәсе
Яши шулай җанны җылытып:
Мич алдында әнкәй коймак туглый, 
Дөньяларны тоташ нур итеп!..

 

"КУ" 07, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев