Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Хәерлегә

Бу көн булыр миңа хәерлегә, Таңнан бирле иркәли яңгыр.

Бу көн булыр миңа хәерлегә,

Таңнан бирле иркәли яңгыр.

Колагыма кошлар дога сайрый,

Намазлыктай колач җәя кыр, –

Бу көн булыр миңа хәерлегә.

Кая бакма, шунда Коръән нуры,

Чәчәкләрдәй бизәп сибелгән.

Бу юллардан атлап үтәсемне,
Ниятемне ничек ул белгән? –

Бу сәфәрем булыр хәерлегә.

Ни җиткерә икән бөек Раббым,

Ни җиткерә динле калебкә?

– Манарадан азан әйтелгәндә,

Гамәлеңнән җаның калыкса,

Кыйблаң табып сәҗдә кылганда,

Йөрәгеңдә иман балкыса,

Бу килмешең булыр хәерлегә! 

АЛМАЗ ӘХМӘТГАЛИЕВ

 

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев