Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Утызынчы ел

«Кая куйдым Мин бу соңгы ун елны?»

Үкенмәскә,

Чын яшь чактан

Иң зур хаталарны җыеп

Яратырга

Өйрәтәчәк

Тәүге утызынчы елым.

Аптырарга:

«Кая куйдым

Мин бу соңгы ун елны?» – дип

Һәм, ниһаять,

Кисми түзеп,

Үстерергә озын толым.

Күп булырга

Өйрәтәчәк,

Тик кирәккә чәчелергә,

Ялганларга,

Сорасалар:

«Әни, син ник шундый уйчан?»

Сагынырга,

Кичерергә,

Аңларга иң якыннарны

Һәм укырга

Көн дә дога,

Көн дә дога,

Онытмыйча.

 

Миләүшә Гафурова 2000 елда Балтач районының Карадуган авылында туган. 2017 Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясен тәмамлап, шул ук елны КФУның Журналистика югары мәктәбенә укырга керә. Шигырьләре төрле матбугат чараларында басыла. Рәсем ясау белән мавыга, тәрҗемә белән шөгыльләнә.

 

"КУ" 9, 2019

фотода автор; "Казан утлары" архивыннан

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев