Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Үрнәк сыйфатлар

Хакыйкатькә тугры булыйк, гыйбадәткә омтылыйк, Җыен юк-бар сафсатадан, дусларым, ерак торыйк!

Сабыр булыйк, чыдам булыйк, дөрес һәм тугры булыйк!

Хаталардан, ялгыш юлдан, зинадан ерак торыйк!

Яхшы кешедән үрнәк алыйк, начарыннан гыйбрәт!

Тирләтер мәхшәр көнендә ялган әйтү һәм гaйбәт!

Әти-әни, өлкәннәргә итагатъ, хөрмәт итик!

Яшь буын тәрбиясенә берүк игътибар итик!

Әхлак, гыйлем, игелеккә өндәү – безнең эшебез,

Дин вә телнe саклыйк, бердәм булыр безнең көчебез!

Ерак торыйк кяфер, мөшрик, мөнафыйкъ ишеләрдән,

Ырымнарга ышанучы, мәкерле кешеләрдән!

«Харут-Марут»ның кыйссасын дөрес өйрәник, белик,

Сихер, күрәзә, багуның гөнаһ икәнен белик!

Хәрәм ризык, кеше хакы – бигрәк нечкә мәсьәлә.

Киң күңеллелек белән тик чишелә бу мәсьәлә.

Изгелек, юмартлык – рәсүлемнeң үрнәк сыйфаты.

Тәкәббер, саран булуның җәзасы, ай-һай, каты.

Хакыйкатькә тугры булыйк, гыйбадәткә омтылыйк,

Җыен юк-бар сафсатадан, дусларым, ерак торыйк!

Фәнис Зыялы

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев