Тынмасын...

Тыңласын төн кызы... Еласын! Бүгеннән төннәргә кушылмыйм. Күңелдә бары тик синең сын, «Бәхетем – син», диеп, пышылдыйм. Ишетсен тулган ай, мин, дисен, Сереңне таңнарга таратам. Белсеннәр, яшермим, күрсеннәр – Мин сине өзелеп яратам! Бураннар котырсын, зилзилә Үчләшеп юлымны чорнасын. Тик синең хисләрең, моң булып, Җанымда беркайчан тынмасын! Тауларда ташканда җырларым, Чишмәләр көнләшеп ургысын. Мин әзер сакларга, якларга Ләззәтле сөюнең соңгысын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: