Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Тынлык авазы

Тынлык... Тавышыңны ишетәм, Җан авазыңны синең.

Тынлык...

Тавышыңны ишетәм,

Җан авазыңны синең.

Бәлки, сагыш-моң гынадыр

Дәшмәвеңдә бүген?

Тып-тын... ефәк йомшаклыгы

Тәнемә кагыла.

Тик миңа авыр һәм моңсу.

Әйтерсең лә җаныма

Мең энә кадала.

Ә минем килә кочагыңда

Синең коенасым,

Җаныңа җаным белән сыенасым,

Балавыздай эреп җылынасым...

Ераклашасың...

Юлларың киртәле, таулы-сикәлтәле,

Пышылдыйсың тынлык авазында:

«Көт мине, көт, тагын бераз гына,

Иркәм, көт әле...»

Күзләр сөйләшүе диңгез шавында

Юкка чыга.

Язмыш ярында торам ялгызым.

...Йөрәгемне тагын кузгатты

Ерактагы тынлык авазы.


Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова 1959 елда Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында туа. 1977 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен, 1982 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Утыз елдан артык Балык Бистәсе районында яши. Балык Бистәсе районы Каз-Чаллы сигезьеллык мәктәбенә 1982 елда рус теле укытучысы булып кайта, ә инде шушы районның Яңа Арыш урта мәктәбендә 1985 елдан алып 1990 елга кадәр рус теле һәм татар теле укыта, Шумково урта мәктәбендә 1990-2001 елларда, авыл тарихында беренче булып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башлый. Ә инде 2001 елдан соң Балык Бистәсе район мәгариф бүлегендә милли мәгариф буенча урынбасар, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында өлкән референт һәм киңәшче булып эшли. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аны «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкли.

«Син киткәч...» һәм «Син бар…», «Ялгышу», «Сыңар алка», «Бәхеткә бер адым калгач» һ.б. китаплары басылып чыга. Шулай ук Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова – тәрҗемәче дә. 2017 елда Татарстан китап нәшриятында аның тәрҗемәсендә Фирүзә Җамалетдинова хикәяләре «Рассказы» исеме астында рус телендә дөнья күрә.

 

"КУ" 07, 2020

Фото: "Казан утлары"

архивыннан

Теги: шигырь шигърият яңа исемнәр поэзия казан утлары шагыйрь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев