Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Туган авыл, диеп...

...Авыл, диеп җырлар язмыйк, дуслар, Башка әйтер сүзләр булмагач...

Туган авыл...

Мең кат таныш җырлар:

Куе урман, яшел тугайлар,

Иркен басу-кырлар, саф чишмәләр,

Күкләрендә сайрый тургайлар...

Хуш иследер аның болыннары,

Бормалыдыр аның сулары,

Шаулап үсә анда мул игеннәр,

Матур аның кыз һәм уллары...

Табармын дип яңа бер җылы сүз,

Тыңлап карыйм тагын, тагын да.

Уйлап куям: әллә бөтенебез

Тудык микән бер үк авылда?

Ишетәсе иде җанны ярып

Керердәй сүз, күңел сусагач.

...Авыл, диеп җырлар язмыйк, дуслар,

Башка әйтер сүзләр булмагач...

 

фото: pixabay.com

Теги: шигърият яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев