Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Тәрәзәмә сарылган да кемдер елый...

Тәрәзәмә сарылган да кемдер елый, Яман сыкрый йөзлекләрне тырный-тырный.     ...Тарих икән.

1982 елның 1 сентябрендә Кукмара районының Төркәш авылында дөньяга килгән Ландыш Равил кызы Равилова (Мөхәммәдиева) Авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын тәмамлаган.

Шигырь сөючеләр аның иҗаты белән әүвәл тәрҗемәләре аркылы таныштыр. Соңгы берничә елда ул Татарстан китап нәшриятында рус классикларын татар теленә тәрҗемәдә бастыру проектында актив катнашкан авторларның берсе, Н.Некрасов, М.Лермонтовның аерым шигырьләрен ана телебезгә тәрҗемә итте, шулай ук «Хәзерге якут прозасы» антологиясен булдыруда да үзеннән өлеш кертте. Ә үзенең аерым шигырьләре моңарчы «Безнең гасыр авазы» альманахында, көндәлек матбугатта дөнья күргән, «Тәртип радиосы» эфирларында яңгыраган. Кукмара районында гомер итүче Ландыш Равилова язган сүзләргә хәзер Фирзәр Мортазин, Лилия Таһирова, Гөлнара Тимербулатова, Искәндәр Мостафин кебек композиторларыбыз көйләр иҗат итә, җырларын татар эстрадасы солистлары, хор ансамбльләре башкара. Татарстан китап нәшриятында «Ник яраттың, дисәң…» исемле китап җыентыгы да якын араларда дөнья күрәчәк. 

Тәрәзәмә сарылган да кемдер елый,

Яман сыкрый йөзлекләрне тырный-тырный.  

  ...Тарих икән.

Аптырагач, дөреслекне миннән даулый,

Шаһит итә кыя-тауны, далаларны,

Күпне күргән ап-ак ташлы диварларны...

Идел суын бөрки-бөрки дикъкать барлый.

Каһарманнар рухы иңгән җаны күнми.

Күзләремә төбәлгән дә әрнеп елый.

Күз яшьләрен Чулпан йолдыз еллап саный.

Олуг ташны, шаһит диеп сыйпап карый,

Язуларын үзе генә булыр аңлый.

Вакыт чаба, ялларына җилләр кунмый,

Тизләнешен калганнарның зары узмый.

...Караңгыда өзгәләнеп, тарих сызлый –

Күпме буын кире борган бусагадан.

Шаһитләргә мәкер-ялган пәрдә корган,

Авазлары күңел биреп тыңлый торган,

Ә урамда колак чоры аңны буган. 

Ландыш  Равилова 

"КУ" 09, 2022

Фото: архив

Теги: шигърият татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев