Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Тормыш төрлелеге

Язын – бөре бирер талың.

Көзен агач яфрак коя,

Хәлсезлеккә бирешкәндәй.

Кеше кәефсезлек тоя,

Күңел кылы өзелгәндәй.

Авырлыклар төшкән чакта

«Кыен, – дибез, – сулыш алу».

Йөрәк кага, кысыла тын,

Тәнгә йога ару-талу.
Әмма көзләр үтә бит ул,

Гөлләр яңа чәчәк ата,

Агач яңа яфрак яра –

Кыштан соң яз кире кайта.

Гел бертөрле булса тормыш,

Ямен белмәс идек аның,

Барса да йөрәктә сугыш,

Язын – бөре бирер талың.

 

РАЯН ШАКИРОВ

 

"КУ" 02, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев