Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Тормыш китабы

Һәрбер көннең ямен күреп, Бар мәгънәсен той, шат яшә!

«Укымыймын, дустым, китап,

Яратмыймын ул шөгыльне», –

Дип әйтерсең. Ә чынлыкта

Алдаларсың үз-үзеңне.

Ачу саклап та йөрерсең,

Сүзләр сызып, күктә очып.

Башкаларны тиргәрсең син,

Гафләтеңнең билен кочып.
Өтер саен алырсың тын,

Нокта белән көн тәмамлап.

Һәр яңа көн – яңа җөмлә,

Яшәешең – каләм чарлау.

Кемнекедер сиксән битләп,

Берәү укый тик утызын.

Кем – китабын ачмый китә,

Сала алмый тәү авазын.

Бирешмә, дип кыенлыкка,

Тормыш китабың эндәшә.

Һәрбер көннең ямен күреп,

Бар мәгънәсен той, шат яшә!
 

РАЯН ШАКИРОВ

"КУ" 02, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев