Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Әткәй күзләре

Әткәй-әнкәй салган агач йортта Кайгы-михнәт күрми үстек без. Алар корган төпле, нык тормышта Колач җәеп, кыю йөздек без.

Сугыш кырларыннан алҗып кайткан

Әткәйләргә авыр булгандыр;

Җаннарына сеңгән юл тузанын

Хәмер белән алар югандыр...

Канлы юллар, үлем чагылышын

Уйчан карашларда күрдек без.

Бакыр медальләрен, мактанышып,

Күлмәкләргә тагып йөрдек без.

Үткәннәрдә калгач туп атуы,

Һәм мәхшәрле утлы далалар,

Күкрәп килде җиргә ут эчендә

Үз мизгелен көткән балалар...

Тын тормышка сусап, көеп беткән

Басуларда аваз салдык без.

Кара икмәк, кысыр ашлар ашап,

Яшәү көче, җегәр алдык без.

Әткәй-әнкәй салган агач йортта

Кайгы-михнәт күрми үстек без.

Алар корган төпле, нык тормышта

Колач җәеп, кыю йөздек без.

...Һәр буынга килә зур сынаулар,

Яманлыкның кара дулкыны.

Безнең җаннарны да өтә һаман

Туксанынчы еллар шаукымы...

Менә без дә зур агайлар булдык –

Инде безгә яшьләр баш ия.

Балаларның нәни балалары

Бабайлардан ала тәрбия.

Үсеп килгән шаян оныгымның

Җитдиләнә кайчак йөзләре.

Сорау белән карый кебек кайчак

Уйчан күзләр –

 әткәй күзләре...

 

 

"КУ" 02, 2019

 

Фото: "Казан утлары"

архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев