Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Үткәннәргә кайтып булса

Үткәннәргә кайтып булса әгәр, Кагар идек койма тактасын. Хыялларга тәртип салыр идек, – Хатирәләр аунап ятмасын!

Яшьлек фотоларын караганда,
Хыялымда кайтам шул чакка.
Шул ук урам, шул ук тыкрыклар, –
Берни үзгәрмәгән бу якта.
Күрше коймасы да шул көенчә, –
Җитеп бетми анда бер такта.
Алма урларбыз дип алган идек,
Кире куелмады шул чакта.
Калган эшкә ява, диләр, карлар.
Безнең коймага да кар яуды.
...Без яраткан тәүге сөйгән ярлар
Йөрәкләргә тирән эз салды.

Үткәннәргә кайтып булса әгәр,
Кагар идек койма тактасын.
Хыялларга тәртип салыр идек, –
Хатирәләр аунап ятмасын!

 

"КУ" 06, 2021

Фото: журнал архивыннан

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев