Әтисез

Күңелгә канатлар иңдереп

Югалдың!

Мин нәни.

Үкседем!

Җилләргә уралып, куркудан –

Ни оча – ни йөри белмәдем!

 

Әтисез! Караңгы бар галәм.

Кояшны балачак күрмәде.

Өй тулы шәмнәрем югыйсә,

Янмады, яктылык элмәде.

 

Сәерлек!

Йотлыгып, дөньяның

Битараф һавасын иснәвем!

Үкенеч!

Шатлыктан чын итеп,

Чыр итеп, көлә дә белмәвем!

 

Сәерлек!

Ышанып ир-затка,

Мәхәббәт утында көюем.

Рәнҗетеп кимсенгән күңелнең

Һаман да яшәүне сөюе.

 

Канундыр! Яз килеп эреткәч,

Ышыксыз пыяла чатнавы.

Чатнадым!

Ярылдым! Йөрәктә

Һаман да пыяла ваклары...

 

Күп еллар әтисез.

Ни гаҗәп!

Җаныма бер дәва тапмавым.

Бер сүздән мөлдерәп бүген дә

Ялгызым күпме кар таптадым.

 

"КУ" 3, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: