Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Тирбәлә бишек

Тирбәлә бишек үзеннән-үзе... Бишектә энем, йомылган күзе...

Тирбәлә бишек үзеннән-үзе...

Бишектә энем, йомылган күзе.                                                        

Агач бишекнең киндер төпләре,

Тирбәлә бишек –  йомшак сиртмәле.

Үз-үзен көйли шул нәни бала,

Бишек тирбәлә, бишек чайкала.

Урамда кояш көләч елмая;

Бала караучы – үзем дә бала.

Әни юк өйдә, киткәнме эшкә,

Йә суга киткән ерак инешкә?

Иртәнге таңнан әти дә юлда,

Без йоклаганда, ул инде рульдә.     

Күрми калабыз кояш батканын,

Сагынып көтәбез эштән кайтканын...                                                  

...Бишектә энем туйганмы йоклап,

Елап маташа, мәмиен сорап!                                                        

Әти дә эштә, әни дә – озак...

Бишек тирбәлә...                        

Ишектә – йозак...

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев