Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Тантана

Кулларыңа орынганда, җаның Тетрәндеме минем әрнүдән?! Дәшмә! Сүзләр – артык! Алар – ялган! Югалам мин... Көтмә бүгеннән! Битлек элдем... Танымассың мине!.. Тар сукмакта башка таптанмам! Синең дөнья – сазлык! Бүген анда Битлеклеләр итә тантана! Ихласлыкка сусап, җылы эзләп, Ыргылырсың минем учакка. Абынырсың бозлы карашыма, Калтырарсың салкын кочакта. Яраларны ялган белән ямап, Өметләнми башка аклыкка, Күралмыйча сине... Һәм үземне... Бата барам төсле сазлыкка. Сүтелә дә китә яраларым... Җөйләреннән кара кан тама. Бушап калган күңелеңдә синең Битлеклеләр итә тантана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев