Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Таң җебе сузылган офыклар чигенә

Гөрселдәп ябылды шул чакта ишекләр. «Күп алар, күп синең ишеләр!»

Таң җебе сузылган офыклар чигенә.

Чигенә-чигенә,

язмышым эзләре чигелә.

Куелган чик кенә.

Бүгенгем, үткәнем

һәм алда көткәнем,

арасы – таш дивар.

Диварлар янында

кораллы сакчылар,

«Үт ,әйдә, тик япкач келәсен,

Кайтмавың үзеңнең беләсең.

Үткәнең бикләнсен.

Бүгенгең онытылсын.

Үт әйдә. Киләчәк башлансын!»

«Ә анда, димен, мин – бар әле.

Ул да бар. Ул миңа яр әле...»

Гөрселдәп ябылды шул чакта ишекләр.

«Күп алар, күп синең ишеләр!»

Ишегем артында убылып калдылар

кадерле дип йөргән көннәрем.

Син шундый... минеке

Һәм шундый өркеткеч.

Мин килдем. Киләчәк бүгенгем. 

 

Гөлназ  Газизова 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев