Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Тамчы ялый табаннарны, җилләр үбә...

Нәрсә өчен бирә, нинди хакка гына Дөнья миңа бу ләззәтне өеп-өеп?

Тамчы ялый табаннарны, җилләр үбә
Битләремнән. Син дәшәсең сөеп.
Нәрсә өчен бирә, нинди хакка гына
Дөнья миңа бу ләззәтне өеп-өеп?
Яңгыр юа безне – ике сөеклесен –
Болыт иңә тәннәребез аша эчкә.
Ә кешеләр шундый үзышанган, кыю,
Ә күперләр – алар шундый нечкә...
Шул күперләр аша күрешәләр алар,
Белмиләр дә могҗизаның кануннарын.
Давылларның очрак итеп очраштыру,
Очрак итеп кире тартып алуларын.
Ә күперләр – алар шундый нечкә...
Бер уйлаудан ишелеп төшәр кебек.
Басып торам шул күпернең аръягында:
Син карыйсың миңа көлеп, сөеп.

Рузалия  Шакирова

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев