Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Табан астын – Казан комы...

Казан комын кытыклыйм дип, бармакларым сүз тудыра. Ул сүз – караш. яңа сер бу.

Табан астын – Казан комы,

ә күңелне хис кытыклый.

Шундый рәхәт,

күпереннән шундый сикерәсе килә!

Ә чынбарлык үтә сәер:

ярга бәрелә буш шешәләр –

үзләренчә тансык бер моң

бу калага насыйп көйдә.

Тик үзләре белгән серне

саклап йөзә пар үрдәкләр.

Алар хәтта үземә дә

эндәшмәде.

Ахыр чиктә бу сукмаклар

илтә булыр чиксезлекнең үзенә үк.

Шуңа әле күрешербез

йә суларда, йә күкләрдә.

Йә икесен бер итәрбез

(үтә ансат кичке якта). аерамы соң бу күңел

чынбарлыкны уйдырмадан.

Сибелеп ята берсен-берсе

аңышмыйча таш тартмалар.

Чыга алмасымны тойдым

инде мәңге уй урманын.

Кояш китә,

авырттырып дулкынланган

күкрәк турын,

истәлеге ягылып кала

кайнар булып йөзебезгә.

Ул сулыштан җаным тетрәп,

кызылында күмелә барам.

Карашыңа җылы үрли –

син кайтасың үз-үзеңә.

Син эзлисең бик мөһимне,

тик үзеңә тиешлесен.

Шуңа аякларың һаман

тынгы белми кала таптый.

Казан комын кытыклыйм дип,

бармакларым сүз тудыра.

Ул сүз – караш.

яңа сер бу.

Пар үрдәкләр аны ятлый.

 

"КУ" 10, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев