Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Таң җиле

Таң алдыннан туктады җил, Яфрак коеп арды...

Таң алдыннан туктады җил,
Яфрак коеп арды.
Үкендерде, юксындырды –
Җанны салкын сарды.
Тын сукмакка сагыш җәйде,
Айны юлдаш итте.
Утта көйгән йөрәгемне
Ымсындырып китте.
...Арабыздан үтте.

Фото: pixabay.com

Теги: шигырь шигърият яңа исемнәр поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев