Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Сүз

...Йоклыйм күк бик озак, Сәбәпсез көенеп.

...Йоклыйм күк бик озак,

Сәбәпсез көенеп.

Шатлык юк күңелдә

Яшәүдән, сөенеп.

Ә бүген... йа Ходам! –

Кәгазьгә сүз тама,

Шул сүздән бар Җиһан

Ямьләнә, яңара.

И сүзләр, сүзкәйләр,

Сезләргә мәдхия!

Сез – Аллаһ бүләге,

Илаһи көчкә ия!

Сезләрдән кальбемә

Тамчылап моң тула.

Нәзберек җаныма

Урала-урала,

Очыра күкләрнең

Җиденче катына.

Әйдәкләп утырта

Ләззәтнең атына.

Атым, и, очына,

Уйнаклап атыла.

Ләззәтме пышылдый:

– Ябыш, – дип ялына!

...Мин әле күкләрнең

Җиденче катында.

Тоташтан моңнан мин –

Кагылма, кагылма!

 

Надия Вәлиева 1954 елда Әтнә районының Мокшы авылында туа.

1978 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, татар һәм рус телләре, әдәбияты укытучысы белгечлеге ала.

Удмуртиянең Можга шәһәре балалар иҗат йортында, 1нче мәктәптә татар теле укыта, социаль педагог, унике ел шәһәр хакимиятендә балигълык яшенә җитмәгәннәр белән эшләү комиссиясендә секретарь була.

2010 елдан Казан шәһәре Совет районының 162 нче балалар бакчасында татар теле буенча тәрбияче.

Россия Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсендә мактаулы хезмәткәре.

 «Күңел дәрьям дулкын-дулкын», «Без – Можга татарлары» һ.б. җыентыклар авторы.

 

"КУ" 10, 2019

Фотода автор; "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев