Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

"Сөю нәфрәт була кайчакта..."

Мәхәббәткә тугры булыйк әле, Сары яфрак булып янсак та...

Август җиткән, дисең, авыр сулап.

Бу бит азак түгел, уфтанма.

Алышына бары декор, бизәк,

Түбә кыегыннан моң тама.

 

Август кына, дисең, көндәлектә.

Җәйдән хәер өстәп, көз йөри.

Ефәк күлмәк киеп чыктым әле,

Көзне өркетергә, дип, юри.

 

Август, август... күңел май кичендә,

Шомырт исләренә исерә.

Сары яфрак агачында, беләм,

Соңгы төнен бүген кичерә.

 

Җылы алмашына салкын белән,

Сөю нәфрәт була кайчакта.

Мәхәббәткә тугры булыйк әле,

Сары яфрак булып янсак та,

Көеп кара көлгә калсак та.

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев