Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Сөйләмә

Һәр тараф сафсата сатканда, Мең тапкыр артыктыр тынуың!

Сөйләмә.

Сүзләр күп, ни мәгънә

Аларны болгатып уйнаудан?!

Буш сүзләр, буш күзләр, буш йөзләр –

Дөньяның өлгесе югалган.

Югалган кыйбласы җиһанның,

Кем идек, кем булдык? Әйт әле?!

Намусын сатканнар – сатсыннар,

Сатылмый калганнар җитәрлек.

Уйлама!

Уйласаң, хушларың китәрлек...

Сагынып самими кичәне.

Иртәгә – билгесез. Мизгелдә

Үзгәрде Җиремнең күчәре.
Үзгәрде кешеләр,

Замана кызганмый –

Карайта күпләрне.

Күкләрне.

Көзләрнең

Сагышы көз белән үтәрме?

Бу калеб агарып бетәрме?!

Эндәшмә...

Һәр тараф сафсата сатканда,

Мең тапкыр артыктыр тынуың!

Бик мөһим дөньясы тынарлык

Күнелдә тынычлык булуы...

ЗӨҺРӘ РАМАЗАНОВА
 

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев