Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Соңлаган сөю

Әйтерсең лә күңел яралары булмаган да, күптән ямалган...

Кем уйлаган, көзләр килү белән,

Сөю килер диеп яңадан.

Әйтерсең лә күңел яралары

Булмаган да, күптән ямалган.

Йөзләремә еллар эзен салган,

Чәчләремне кырау каплаган.

Тынгы белмәс ярсу йөрәк кенә

Яшьлек дәрманлыгын саклаган.

Саф йөрәгем гүя серле сандык,

Уй-хисләрем тирән бикләнгән.

Шул ачкычны тапшырырдай кеше

Синме икән, диеп шикләнәм.

Самия Тимербаева

 

"КУ" 12, 2015

Фото: pixabay

Теги: поэзия Алабуга татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев