Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Соңгы хат

Югалтмыйча һаман саклыйм сиңа язган соңгы хатны.

Югалтмыйча һаман саклыйм сиңа язган соңгы хатны.

Уртасында чәчкә ята, хәтерләтеп үсмер чакны.

Ак юлдагы хисләрнең дә кайнарлыгы сулган кебек.

Күңел кылын тибрәтсә дә, бәгырьләрне үтми телеп.

Чын күңелдән язган хатым, ни сәбәптер китми калган...

Соңгы хат бу – соңгы өмет, татлы сагыш җаннан тамган.

Кипкән нәфис чәчкә кебек сулган инде сөю гөле.

Вакыт-вакыт айкый бары күңелләрне хәтер җиле.

Кайчакларда шушы хатны үткәннәргә юллар булам.

Уйлыйм аннан, хыялый җан, яшьлек гөлең күптән сулган.

Терелтергә тырышма да, үз чәчкәңә сип син сулар.

Хат эчендә калсын бары яшьлек белән бәйле уйлар.

Ядкарь итеп саклыйм хатны, сагынганда укыйм ачып.

Ә эчендә саф, самими яшьлек гөлем калган качып.

 

ГӨЛАРА ШӘРИПОВА

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев