Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Шөкер ит

Шөкер ит, якташ, тормышыңа: Бар икмәгең, эчәргә суың.

Шөкер ит, якташ, тормышыңа:

Бар икмәгең, эчәргә суың.

Алсаң башканың насыйбын,

Хәрам булыр хәләл ризыгың.

Шөкер ит, якташ, тормышыңа:

Бар, шөкер, эшең, җылы өең.

Утырсаң башка бер арбага,

Һәрчак көйләрсең аның көен.

Шөкер ит, якташ, тормышыңа:

Бар гаиләң, бар якыннарың.

Үрелсәң ятимнең хаккына,

Йөз чөерер барлык туганнарың.

Шөкер ит, якташ, тормышыңа:

Сау-сәламәт аягың, кулың.

Итагатьле кызың үсеп килә,

Дөреслеккә омтыла улың.

Шөкер ит, якташ, тормышыңа,

Тәүбәгә кил, борыл кыйблага! –

Гафу кыл, гөнаhларымны, – дип,

Сәҗдәгә кит, ялвар Аллага!

 

Фәнис Зыялы

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев