Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Сөю орлыгы

Тыңла әле, кызым, мине бераз, Әбиеңнең әйтер сүзе бар!

Чирек кенә минем кан да синдә,
Минем дәвам, минем эзем бар.
Тыңла әле, кызым, мине бераз,
Әбиеңнең әйтер сүзе бар!
Сынмас сабыр канатларың булсын,
Җиңеләйтер өчен үтәреңне!
Матурлыкны тоеп яшәр өчен,
Чәчәккә күм гомер түтәлеңне!
Хатын-кыз күк йомшак, назлы бул син!
Гыйшык тотып йөрсен ир-егетләр.
Горур да бул, тик тәкәббер булма,
Кылып яшә җирдә игелекләр!

Җиңәр өчен тормыш киртәләрен
Үткен бул син, мәми авыз булма!
Җае белән каты да тора бел,
Усал бул, тик берүк явыз булма!
Сәламәт бул, кызым, хәсрәт күрмә!
Йөрәгеңдә кояш яшәсен!
Һәр көнеңнең тәмен тоеп яшә,
һәр мизгелең сөеп яшә син!
Аңламыйсың әле мине, кызым...
Бүгенгә син курчак зурлыгы.
Безнең йортка сүнмәс шатлык өстәп,
Үс син, әйдә, сөю орлыгы.

 

Ф И Р Д Ә Ү С Ә  Б И К М Ә Т О В А

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев