Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Синсезлектән чара юк шул...

Җир йотылыр кебек кисәк...

Һәм Көньяктан җилләр исте –

Алып килде синең исне,

Алып килде синең зарны.

Минсезлектән чара бармы?

 

Арадагы диңгез – челтәр.

Бу мәңгелек кайчан үтәр?

Иң зур мәгънә синсез буш ул.

Синсезлектән чара юк шул.

 

Җир йотылыр кебек кисәк,

Күрешмичә аннан китсәк.

Челтәрләрне сүтеп иртән,

Беренче кат көзне көтәм.

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев