Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Синең хакта

Синең давыл миңа бер кагылса, мин чыдамам, моңа түзалмам...

Минем уем бәллүр –

үзем кебек,

Давылларга каршы торалмам.

Синең давыл миңа бер кагылса,

мин чыдамам, моңа түзалмам.

 

Минем күзем көрән –

көзләр кебек,

көзге суык шулай яраткан.

Күңелемне көрән төскә манып,

салкынлыгың исә каралткан.

 

Минем чәчем туры –

сүзем кебек,

дулкыннарга карап кызыгам,

синең дулкыннарың ярга бәрсә,

мин кабынам, янам, ярсынам...

 

Мин катлаулы –

синең тормыш кебек,

бары тик син җиңә аласың.

Моңсу уйга кереп чума калсам,

тик син генә эзләп табасың.

 

Йөзем төссез –

синең сөю кебек,

кояш белән күптән дус түгел.

Суык кышта бер җылыныр өчен

син – кояшны көтә бу күңел.

 

Көнем чиксез –

мәхәббәтем кебек,

чиксезлекне кем соң юраган?

Шәмгә өреп теләк теләгәндә

мин юләрдер сөю сораган.

 

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев