Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Син минем бик ерак якыным

Чакрымнар һәм юллар чакырды. Күп булды Күк аша серләшкән чагыбыз.

Син минем бик ерак якыным.

Ялкыным. Җанымда дөрләгән.

Янымда үткәргән көннәрең аз алар.

Калалар аерган чак булды.

Чакрымнар һәм юллар чакырды.

Күп булды Күк аша серләшкән чагыбыз.

Чабабыз язмышка каршымы?

Карышып, үтәли җилләргә.

Хисләргә. Янабыз. Әле дә.

Якыным. Шул кадәр якынсың.

Дәвамым төсле син. Көчле син. Көчле мин.

Без – ике гарасат, кавыша алмыйча

язмышлар җиһанын иңләдек.

Килмәде, язылган ул бер көн килмәде...

Күк белә: бу икәү очрашкач

Галәмдә мең йолдыз кабыныр.

Табылыр әлегә тирәндә яткан сүз.

Ярый, уз, уз әйдә

Ходайдан бирелгән бер көнем!

Төннәргә тоташ та,

тоташтан яңгырлар яудыр син!
Югыйсә ул – давыл, һәм аның йөзенә

тик яңгыр тамчысы эленер,

һәм эңгер яшерер сагышын.

Пышылдар: «Бердәнбер. Бердәнбер...» 

Гөлназ  Газизова 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев