Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Син булганга

Мин яратам бу тормышны Син булганга. Миңа якын бу сукмаклар Син узганга.

Мин яратам бу тормышны
Син булганга.
Миңа якын бу сукмаклар
Син узганга.
Очыныплар кайтам өйгә
Тик син диеп.
Син булмасаң, тәрәз күзлим,
Янып-көеп.
Синең караш, синең сүзләр
Озата гел дә.
Тик син диеп, өзгәләнеп,
Яшим өндә.
Еласам да, елмайсам да,
Сәбәпче – син.
Янымда син булсаң гына,
Яшь, сылу мин.
Үзем турында онытып,
Сине уйлыйм.
Йолдыз атылса, теләкне
Сиңа юрыйм.
Төшемдә дә, өнемдә дә
Гел син, иркәм.
Ә мин үзем синең өчен
Әйт, кем икән?

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев