Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Шигырь көче

Һәр күңелдә яшеренеп, Бер шагыйрь ята. Язгы кичләр, якты хисләр Аны уята. Гади генә сүзләрдән дә Шигъри моң акса, Уятып һәрбер күңелне, Тәрәзен какса, Йөрәктән чыккан хисләргә Сүзләр табылса, Таш бәгырьне дә елатып, Җанга кагылса, Туган телнең көче шунда — Шигырьнең көче. Җырлата да, елата да Чын шагыйрь кеше. Алтын бәһасенә торыр Әйткән һәр сүзе, Бер шагыйрьне җиңә алмас Дошманның йөзе. Шигырь тәмен тойган җаннар – Рухи туганнар, Алар күңелендә яши Тукай, Туфаннар.

Рәмзия ӘХМӘТОВА


Рәмзия Әхмәтова – Актаныш районы Уразай авылында  туып үсә. Минзәлә педучилищесын һәм Казан дәүләт университетының география факультетын тәмамлый. Шигырьләре лирик-самими, хис-кичерешләргә бай.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев