Сагыштан арала

Син миннән шулкадәр ераксың –
Дәрьялар, кыялар арада.
Җилләрең китергән суыктан
Күңелдә мең сагыш ярала.
Мең сагыш ярала күңелдә,
Мең кабат ул үлеп терелә.
Беркайчан яз җитмәс, ахрысы (!) –
Кабаттан кышларга керелә.
Давыллар үзәгем телгәли,
Арыла диңгезең шавыннан.
Мин сине буранның көчләрен
Басарлык итепләр сагынам.
Сарылам суынган эзеңә:
Бу исәр сагыштан арала!..
Син миннән ераксың, ераксың –
Галәмнәр сыярлык арага.
"КУ" 03, 2019
Фото: "Казан утлары"
архивыннан
Ләйлә Хәбибуллина 1993 елда Буа районының Бик-Үти авылында туа. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлый. Хәзер Казан шәһәренең 19нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
«Иделем акчарлагы – 2018» әдәби конкурсының Гран-при иясе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз