Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Республикам

Татарстан – бөек татар иле!

Татарстан – бөек татар иле,

Кол Гали, Тукайлар ватаны,

Чал тарихның туфрагыннан калка

Буыннардан күчкән хөр даның.

 

Урман-суга бай син, җирең – алтын,

Зур байлыгың – хезмәт кешесе.

Тыныч тормыш корган бар халкыңның

Бердәмлеге белән син көчле.

 

Дуслык җырын җырлый, сине зурлый

Һәр милләтең туган телендә.

Хезмәт юлы – казанышлар юлы,

Сабантуйның туган илендә.

 

Республикам, сине дөнья таный,

Имин еллар – изге теләгең.

Син – халкыңның күңел горурлыгы,

Ышанычы, бәхет терәге.

 

Рәмзия Әхмәтова 1953 елда Актаныш районы Уразай авылында туа.

Минзәлә педагогия училище сын, Казан дәүләт университетының география факультетын тәмамлый. Туган районындагы Яңа Әлем, Такталачык мәктәпләрендә рус теле, география фәннәрен укыта. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

2005 елда «Күңелем бизәкләре» исемле шигырь җыентыгы басылып чыга.

 

"КУ" 8, 2020

Фото: архив

(фотода автор үзе)

Теги: яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев