Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Остазыма мәдхия

Гыйлем эзләп сусаганда Каян табыйк икән җавап?

Гыйлем эзләп сусаганда

Каян табыйк икән җавап?

Кичен күккә караганда

Кайсы якны алыйк сайлап?

Сорау томан күтәргәндә,

Давыл чыгарганда хата,

Хәлдән таеп арган мәлдә –

Фикер сазлыкларга бата.

Якты йолдыз очрагачтын

Күзләребез тапты сукмак.

Остазым, син юлны ачтың,

Синең сүзең гүя кочак!

Эндәшүең – игътибар, наз.

Күзләреңнән тоям серең.

Остазым, һәр карашыңнан

Гыйлем нуры балкый синең.
 

Раян  Шакиров 

 

"КУ" 02, 2024

Фото:unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев