Офыкта ал кояш...
Башыңа киеп йөр, Кичләрен суыта...
Офыкта ал кояш.
Мин аңа елмаям,
Ә аннан,
Качырам иренне пәлтәмнең эченә.
Март алдый... мин кабат алданам,
Язларның һәм синең җылыту көченә.
Соң очкын чыгарган учактай,
Янам да сүнәм мин.
Һәм тынам.
(Борчылам – мин һаман шул әле!)
Җайлап йөр. Юлларда ак томан...
Мин юләр, ахрысы.
Янымда тоям да үзеңне,
Хәлләрне сөйлимен.
Сөюең никадәр булды соң?
Әйт әле...
Мин һаман белмимен.
Юк, әйтмә.
Сер булсын.
Әнә бит,
Кояш та яшергән томанга нурларын.
Тынычтыр күңелгә уйлардан,
Кайвакыт...
Яхшырак сүзләрнең булмавы.
Көн саен дежавю.
Гел шулай:
Иртәгә җылырак киенәм,
Диям дә,
Онытам.
Уемда исемең кабатлыйм,
Һәм атлыйм.
Башыңа киеп йөр,
Кичләрен суыта...
ЗӨҺРӘ РАМАЗАНОВА
"КУ" 07,2023
Фото: unsplash
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев