Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Очам

Очам... Очам… Кая очам, белмим, Артка, алга, уңга, сулгамы?.. Әллә күккә – биеклеккә ашам, Әллә аска – төпкә убаммы?..

Очам... Очам…

Кая очам, белмим,

Артка, алга, уңга, сулгамы?..

Әллә күккә – биеклеккә ашам,

Әллә аска – төпкә убаммы?..

Кайсы якка – мин битараф моңа,

Иң мөһиме – шушы халәтем.

Ләззәт бирә миңа онытылып,

Иркен сулап очу сәләтем.

Чын ирекне тою мөмкинлеге

Бүләк иткән Ходай адәмгә.

Шуңа күрә «ас-өс» төшенчәсен

Кертмәгән ул чиксез Галәмгә...

 

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев