Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Нур коела

Гүзәл идем. Язларымны Көткән идем яратырга...

Гүзәл идем. Язларымны

Көткән идем яратырга,

Ачылмаган хисләремне

Җилгә сиптем таратырга,

Бар җиһанга, йолдызларга,

Туар айга, бар галәмгә…

...Сөю һәм наз моңы булып,

Нур коела кулымдагы

Кәгазем белән каләмгә.

 

"КУ" 01, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият яңа исемнәр казан утлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев