Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Әни

Йөзләреңә яшьлек төсен ягып, Яшәртәсем килә сине, әни!

Йөзләреңә яшьлек төсен ягып,

Яшәртәсем килә сине, әни!

Канатланып очыйк әле бергә,

Яшьлек тугайларың ятмыни!

Рәнҗүләрең тулы йөрәгеңне,

Төзәлсен, дип бәйлим, түз, әни!

Синең янда шундый җылы миңа –

Боз салкыны эри, күр, әни!

Галәмдә юк, бәгырьдәге җырны

Көйлик әле бергә, суз, әни!

Күңел дәрьясыннан бәреп чыгар

Үксетердәй моңым әзмени?!

Челтәрләнеп беткән күңелеңә

Яңа пәрдә элдем, күр, әни!

Үзәгеңә үткән сызлануың,

Синең яраң миндә юкмыни?

Синең язмыш миңа ятмыни?!

"КУ" 3, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев