Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Могҗизалар көтәм

Тылсым барга һаман ышанам мин, Могҗизалар барга ышанам.

Тылсым барга һаман ышанам мин,

Могҗизалар барга ышанам.

Айга карап, серләремне сөйлим,

Ай да уйчан, миңа охшаган...

Төнге күктән энҗеләрне күзлим,

Теләк телим йолдыз атылса.

Бәхетемнән күккә күтәреләм,

Чәчләремне назлап, таң туса...
Ак карлардан аклык алам җанга,

Төшкән чакта кайнар учыма...

Керфегемә кунган энҗеләрне

Тиңлимен мин бәхет кошына.

Хыялый мин, хыял канатында

Очам күктә, төшәм җиремә.

«Могҗизалар чынга ашар» дигән

Өмет яши күңел түремдә!
 

Гөлара  Шәрипова 

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев