Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мәхәббәт ул...

Мәхәббәт ул татлы түгел, Мәхәббәт ул газаплы. ...Газапларны үткән сөю Татлы шул, бигрәк татлы!

Мәхәббәт ул татлы түгел,
Мәхәббәт ул газаплы.
Без беренче түгел юкса,
Һәм без түгел азаккы.
Йөрәк телгәләнеп бетә,
Күңел тула ярага.
Качыплар китәсе килә
Иясез буш далага.

Ачу килә аккан яшькә,
Пешерә тәнне ялкын.
Тапталган хис ачысыннан
Бәгырьгә үтә салкын.
Өермәдәй бөтереп уйный,
Төртеп ега суларга.
Йөрәкне кысып ала да
Ирек бирми суларга.
Үлеп беткәч, яшәү бирә,
Мәхәббәт шулай сыный.
Картлыкта да куып тота,
Аннан шул качып булмый.
Мәхәббәт ул татлы түгел,
Мәхәббәт ул газаплы.
...Газапларны үткән сөю
Татлы шул, бигрәк татлы!

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев