Мин сине
Мин сине җанымның иң җылы нурына төрәм дә, җибәрәм учымның түреннән.
Мин сине
җанымның иң җылы нурына төрәм дә,
җибәрәм учымның түреннән.
Яшемне бишегең җырына үрәм дә,
ул җырны оттырам күгемнән.
Җыр түгел, ул – дога, ул – бәет, ул – сиңа
әйтелми йөрәкне тутырган
меңләгән иң назлы якты сүз,
ул – сулар тыныма төтендәй капланган
Өзелгән өметем, әйткән: «Түз!»
Ул минем күкләргә төбәлгән күземнең
иң кайнар яшеннән яралган.
Ул бишек җырлары – йөрәкнең зираты –
язылып та, җырланмый калган.
Ул – бишек җырлары күк сыккан яңгырда,
үтәли җилләрдә җырланыр.
Сабыем иң татлы төшләрен күрәдер.
Ул йоклый. Ул көтә. Яу, яңгыр!
Тик йөрәк кенә телем-телем...
ГӨЛНАЗ ГАЗИЗОВА
"КУ" 12, 2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев