Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мин күгемә бүген кояш элдем

Талчыгудан гаҗизләнгән йөрәкләргә Кояшымның кайнарлыгы булсын дәва.

Мин күгемә бүген кояш элдем.
Әйдә, син дә шул җылыма килеп кара.
Талчыгудан гаҗизләнгән йөрәкләргә
Кояшымның кайнарлыгы булсын дәва.
Кояшымны кара болыт каплар диеп
Көткәннәргә минем инде бар җавабым:
Әгәр бер көн кояшымны сүндерсәгез,
Юлын табып, кабызырга көч табармын.
Кояш элдем мин күгемә бүген,
Җылынырга килгәннәргә күңел ачык,
Бүлешергә кояшымның нуры белән
Мин әзермен... көтәм сезне ишек ачып!

 

А Й Г Ө Л Б А Һ А В И Е В А

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев