Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мин көзләрне сөймим бүтән, көзләр елак...

Мин көзләрне сөймим бүтән, кышны көтәм. Әрсез тамчы җавап яза: тиздән китәм…

Мин көзләрне сөймим бүтән, көзләр елак...
Адымнарга сарган яфрак кала елап.
Мин көзләрне сөймим бүтән, көзләр усал...
Җиле назлап исәр иде юаш булса.
Мин көзләрне сөймим бүтән, көзләр башка...
Сурәт калмый эзләремнән юеш ташта.
Мин көзләрне сөймим бүтән, көзләр хәтәр...
Көннәр туса, килгәне юк юньле хәбәр.
Мин көзләрне сөймим бүтән, кышны көтәм.
Әрсез тамчы җавап яза: тиздән китәм…

 

 

А Й Г Ө Л Б А Һ А В И Е В А

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев