Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мин башка бүгеннән. Үзгәрәм.

Мин башка бүгеннән. Үзгәргән. ...Мин тудым бу Җиргә яңадан.

Мин башка бүгеннән. Үзгәрәм.

Дөньяның иң төсле көннәрен

ашыгып сәйләнгә тезәм дә,

урамнан чәчәкләр өзәм дә,

күгемнән йолдызлар сөзәм дә,

елмаймый яшәүдән бизәм дә –

үзгәрәм. Үзгә мин.

Хәзер мин иң шыксыз көннәрне,

үтәли яңгырлы төннәрне,
үткәннән кайтаваз өннәрне

үз итәм, –

һәрнәрсә күңелгә бик якын.

Аңласак яшәүнең чын хакын,

һәр мизгел, һәр караш, һәрбер таң

тик безнең өчен дип яралган.

Мин башка бүгеннән. Үзгәргән.

...Мин тудым бу Җиргә яңадан.

 

Гөлназ Нуриева
 

"КУ" 06, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев