Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мең тамчы яңгырны кабаттан...

Мин калам мәңгегә бу кышта – Яңгырлы! Сөюле! Аһәңле!

Мең тамчы яңгырны кабаттан

Җир йоткан, сусавы өткәннән.

«Мин синең сөюең булалмам!»

Кайтаваз кабатлый үткәннән.

Мин синең тормышка кызыкмыйм,

Үз дөньям! Үз һавам! Үз исле!

Һич юкка хисләрем түгелгән,

Яңгырга ияргән кар төсле.

Мин көтмәм юлларың чатында

Адашкач, эзләмәс күзләрем.

Чакырмам чуалгач хисләрем,

Туктат, дип, дөньямның күчәрен!

Өшемәм ялгызым кышларда,

Иңнәрдән алмамын шәлемне.

Мин калам мәңгегә бу кышта –

Яңгырлы! Сөюле! Аһәңле!

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев