Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Матурлык нәрсә ул?

Матурлык нәрсә икән ул? Каян табыйк икән аны?

Матурлык нәрсә икән ул?

Каян табыйк икән аны?

Нигә тоймый аны куллар?

Гел эзләнә кеше җаны?

Шундый сораулар аша да,

Табылмасмы матурлык?

Ел арты еллар узса да,

Уяналмас төнбоек.

Күзгә генә күренми ул,

Тапмассың аны алай.
Ябык йөрәккә сизелми,

Җан уйнатмаса курай.

Садә, күркәм йөрәкләрдә

Һәр тарафта матурлык.

Бар Җиһан ямьле, мөлаем,

Килгәндә дә авырлык.

Килбәтсез булып күренми

Салам бөртеге хәтта.

Күңел кәефе сүрелми,

Давыллар булган чакта...
 

РАЯН ШАКИРОВ

"КУ" 02, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев